Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында Пенсия фонды бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Төп тема булып 8-17 яшьлек балаларның ялгыз ата – аналарына ярдәм итүнең яңа чараларын тормышка ашыру һәм йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга түләүләр булды
Бер мандатлы округта Пенсия фондының клиент хезмәтләре җитәкчеләре белән онлайн режимында без Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гаиләләргә, аналарга, атага һәм балачакка ярдәм итү өчен яңа социаль түләүләр гамәлгә ашыру буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштык.
Аның нигезендә 1 июльдән әнигә яки әтигә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны ялгыз тәрбияләүче әтигә, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына учетка баскан булачак әниләргә түләүләр төбәктә эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50 проценты күләмендә бирелә. Бу түләүләргә 46,6 млрд. сум тирәсе акча юнәлдерелде", - дип шәрехләде Когогина.
«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, яңа түләүләр бердәнбер ата – ана яки суд карары белән алимент билгеләнгән гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8-17 яшьлек, әмма гаилә аларны алмый, йә андый гаиләләр алимент алганнан соң, мохтаҗ дип табылса, йә шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызларга, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме республика буенча яшәү минимумыннан артмаган очракта, 9955 сум күләмендә биреләчәк.
Татарстанда бер ата-ана булган гаиләләргә түләү һәр балага аена 4997,5 сум, ә йөкле хатын – кызга ай саен 5311 сум тәшкил итәчәк.
Яңа пособиеләргә гаризалар кабул итү 1 июльдән башланды. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.