Район буенча 5600 гектарда күпьеллык үләннәр үстерелде, шуның 3290 гектары печән, 1990 гектары сенаж өчен чабылды.
320 гектарда терлекләр өчен яшел азык әзерләнде. Район күләмендә җәмәгать терлеге өчен 3300 тонна печән әзерләнгән, сенаж базына барлыгы 11600 тонна салынган. Бүгенге көндә бер шартлы терлеккә 10,65 центнер азык әзерләнгән. Җәмәгать терлекләре өчен яфрак азык әзерләргә вакыт җитте. Яфраказык әзерләүне беренчеләрдән булып Әтрәкле авыл җирлеге бюджетчылары башкарды.
http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/zagotovili-11-tsentnerov-na-uslovnuyu-golovu-skota