Район эшмәкәрләре советы «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» республика конкурсында «Кече һәм урта бизнесны инновацион үстерүгә керткән өлеш өчен»номинациясендә җиңү яулады.
Конкурс икенче ел рәттән Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан республиканың Иҗтимагый палатасы ярдәмендә үткәрелә. Быел анда 24 муниципалитет катнашты. 7 төрле номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, алар арасына безнең район да керде. Җиңүчеләргә сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
http://menzela.ru/news/zhizn-respubliki/malyy-i-sredniy-biznes-vnosyat-bolshoy-vklad-v-razvitie-ekonomiki-menzelinskogo-rayona
