Минзәлә шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Әминева Разия Солтан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Разия Солтан кызы 1926 елның 6 июлендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Минзәлә шәһәрендә туа. Алабуга педагогика институтын тәмамлап, Күзкәй гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик эшчәнлеген башлый. Кияүгә чыккач, Минзәлә шәһәренең Вахитов исемендәге мәктәбенә эшкә урнаша. Озак еллар мәктәп-интернатта рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Разия Солтан кызының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.Хәзер Разия Солтан кызының биш оныгы, җиде оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Разия Солтановна!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып калачак.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы
А. Ф.Сәлахов.
.jpg)