Корылык аркасында авыл хуҗалыгы культураларының уңышына зыян яный.

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Эсселек һәм явым-төшем булмау сәбәпле, чәчүлекләргә бәйле ситуация бик авыр хәлдә булган Татарстанның 38 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелә.

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бүген үткәрелгән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясе утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республиканың 34 районында – коры һава торышы (суховей) теркәлгән, 18 районда туфракта корылык (шул исәптән Минзәлә районында) күзәтелә. Мөслим һәм Сарман районнарында атмосфера  корылыгы теркәлгән.

“Килеп туган хәл турында фикер алышырга һәм эсселекнең тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча бергәләп чаралар әзерләргә кирәк”, – диде ТР Президенты.

Хәзер республикада тиешле күләмнән 66 процент печән һәм 40 процент сенаж әзерләнгән. Шул ук вакытта республиканың 23 районы гына терлекләрне кирәкле күләмдә азык белән тәэмин итә алачак. ТР Президенты йөкләмәсе буенча 5 июльгә кадәр районнар баланс комиссияләре үткәрергә һәм терлек азыгы булу вазгыятен анализларга тиеш.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына муниципаль берәмлекләр башлыклары белән берлектә эре хуҗалыклар өчен дә, шәхси хуҗалыклар өчен дә терлек азыгы әзерләү эшен активлаштырырга, шулай ук аны күрше регионнарга барып әзерләү мөмкинлеген хәстәрләргә кушылды.

Хуҗалык җитәкчеләре катнашында район башлыгы Айдар Салахов үткәргән киңәшмәдә дә сүз шушы хакта барды.

– Аномаль эсселек һәм яңгырлар булмау авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруны һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя. Шуңа күрә хуҗалыкларда терлек азыгы запасын булдыру буенча барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, болыннарда, урман массивларында печән хәзерләүне оештырырга, – дип хуҗалык җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына бурычлар куйды.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/korylyk-arkasynda-avyl-khualygy-kulturalary-uyshyna-zyyan-yanyy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International