Укырга беркайчан да соң түгел.

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

«Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе хәбәр итүенчә, "Демография" милли проектының "мәшгульлеккә ярдәм итү" федераль проекты кысаларында түбәндәге укулар узарга мөмкин: 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк затлар; пенсия алды яшендәге затлар; 3 яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар; хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар булган хатын-кызлар; эш эзләүче һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар.
Гариза бирергә һәм конкрет һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча юнәлешне «Россиядә эш» порталы аша сайлап алырга мөмкин. Укуга гариза биргәндә ярдәм күрсәтү максатыннан, Ленин ур., 80 адресы буенча урнашкан Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмә өчен телефон: (885555) 3-23-80

"Мәшгульлеккә ярдәм итү " проекты кысаларында Ворлдскиллс линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган компетенцияләр исемлеге:

"Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте":

Элемтә өчен җаваплы зат: Зәйнетдинова Илмира Хәлил кызы, Укыту-методик эшләр буенча директор урынбасары, тел 89274653541, почта zainytdinova-ikh@mail.ru

Компетенцияләр: мәктәпкәчә тәрбия, физик культура, спорт һәм фитнес.

"Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы":

Элемтә өчен җаваплы зат: Выборнова Татьяна Дмитриевна 89061169804, mcxt1889@mail.ru

Компетенциясе: Ветеринария

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International