Минзәләдә сәләтле балалар слёты узды.

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Минзәләдә сәләтле балалар слёты узды.

Шәһәрнең "Мәктәп скверы" нда район данын яклаган, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңгән, спорт һәм сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән, уку отличникларын һәм аларның укытучыларын хөрмәтләү һәм бүләкләү тантанасы узды.

Районда куелган максатларына ирешкән талантлы, акыллы, хезмәт сөючән балалар аз түгел. Әйе, бүгенге укучы уку белән беррәттән иҗат итергә, инициативаны күрсәтә белергә һәм үз юлында очраган кыенлыклардан курыкмаска тиеш. Район башлыгы Айдар Салахов алдынгы укучылар алдында чыгыш ясады:

- Соңгы елларда без балаларны комплекслы тәрбияләүгә басым ясау турында ешрак сөйлибез. Моның өчен районда шартлар тудырыла. Балалар бакчалары, мәктәпләр, яшьләр үзәге төзекләндерелә, киләчәктә балалар өчен мөһим объектлар яңартылачак. Балаларны укыту, аларны комплекслы тәрбияләү, уку – укыту һәм класстан тыш чараларда үстерү, үз сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр киңәйтеләчәк, - диде ул.

 

Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучылар һәм аларны әзерләүгә зур көч куйган укытучылар, шулай ук география буенча БДИда 100 балл җыйган 3 нче мәктәп укучысы Кирилл Вафинга, "Амбилимпикс" һөнәри осталык конкурсында югары нәтиҗәләр күрсәткән укытучы Татьяна Гороховага, 2 нче мәктәп укучысы Ләйлә Гарипова, аның укытучысы Светлана Петровага Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлаховның Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, районның алдынгы укучылары алдында чыгыш ясап, аларга киләчәктә дә яңа уңышлар теләде. "Уен" бию ансамбле җитәкчесе Роза Биктаһирова, "Сәяр" театр түгәрәге җитәкчесе Ленар Миннемуллин, "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңүчеләр, егетләр һәм кызлар, аларның тренерлары район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевның Рәхмәт хаты һәм премиясе белән бүләкләнделәр.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев укучыларга уңышлар теләде, үз исеменнән Рәхмәт хатлары һәм балалар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен премияләр тапшырды.

Кич белән"Мәктәп скверы" нда яшьләр алдында танылган Минзәлә җырчысы Алексей Котлов концерт программасы белән чыгыш ясады.

Кызыклы яңалыклар белән уртаклашабыз. http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshel-slet-odarennykh-detey

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International