“Безнең ишегалды” программасы дәвам итә: Минзәләдәге күпкатлы йортлар ишегаллары территорияләрендә төзүчеләр эшли.
“Минзәлә-информ” филиалы хәбәрчесе шәһәребез үзәк урамнарының берсендәге Кызыл Армия урамы, 23 нче йорт ишегалды территориясендә барган төзекләндерү эшләре барышын карап кайтты.
Әлеге өч катлы йортта 13 фатир исәпләнә, беренче катта чәчтараш та урнашкан. Апрель аенда райбашкарма комитетының архитектура бүлеге, Идарәче компания вәкилләре төзекләндерү мәсьәләсе буенча йортта яшәүчеләр белән очрашып сөйләшкәннәр. Ишегалды мәйданы 1503,4 кв.м.. Әлеге йортта яшәүчеләр яшеллек яраталар. Йортлары тирәли миләш, сирень, чия агачлары үсә. Подъезд каршында чәчәкләр утыртылган.
Биредә төзекләндерү эшләрен ишегалдына керү юлларын һәм тротуарны асфальтлаудан башлаганнар. Асфальт җәюдә автостройлылар хезмәт куя. Болай да эссе көн, яңа салынган асфальттан кызу бөркелеп тора, маңгай тирләрен сөртә-сөртә тырыш хезмәт куялар алар.
Участок начальнигы Артур Хасьянов эш барышы турында болай диде:
–Әлеге ишегалдына 585, 9 кв.м асфальт өслек салына. Моның өчен беренче көнне территориядә әзерлек эшләре алып барылды. Икенче көнне асфальт салырга керештек. Техника куәтле, асфальтоукладчиктан тыш, 3 каток эшли. Сергей Рожков, Михаил Абрамов, Руслан Шаяпов, Иван Мазин кебек машинистлар булганда төрле катлаулы шартларда да теләсә нинди эшне җиңеп чыгарга ышанам. Башка эшчеләребез дә тырышлыкларын кызганмыйлар.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/bezne-ishegaldy-programmasy-buencha-byel-minzld-9-ishegaldy-territoriyase-tzeklnderel