Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү.

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

 

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" тарафыннан консультация-кисәтү:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, локаль җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәвамында шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International