Әлфия Когогина Яр Чаллы округы шәһәрләрендә һәм районнарында вакцинация барышы белән танышты.

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Төбәк атнасы барышында Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы, Актаныш, Минзәлә һәм Менделеевск районнарында вакцинация барышы белән танышты.

«Минем округ шәһәрләренә һәм районнарына эш сәфәре вакытында прививка ясау кампаниясенең барышы белән танышам. Минем өчен коронавирустан вакциналаштыру пунктлары бөтен җирдә дә җитәрлек күләмдә, шул исәптән мобиль, һәм вакцина белән өзеклекләр булмавына инану мөһим», – дип шәрехләде Когогина.

Депутат шәһәр һәм район хастаханәләрендә, шулай ук мобиль вакцинация пунктларында булды, медицина хезмәткәрләре белән агымдагы вәзгыять турында фикер алышты, Прививкага килгән халыктан кире элемтә алды.

Сәламәтлек саклау идарәләре һәм бүлекләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә вакциналар җитәрлек күләмдә, медицина учреждениеләрендә стационар пунктлар эшли, мобиль бригадаларны предприятиеләргә һәм торак пунктларга аларның заявкасы буенча чыгу мөмкинлеге бар.

"Вирус бирешми. Моннан тыш, яңа штаммнар барлыкка килә, вирус мәкерлерәк һәм агрессиврак була бара. Үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклауның бердәнбер ысулы-вакцина ясау. Мин һәм минем гаиләм моны эшләделәр " » - дип билгеләде Когогина.

Бүгенге көндә Татарстанда ярты миллионга якын кеше вакциналаштырылган, 360 меңнән артык кеше икенче прививка алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International