Балалар иҗат йортының Актлар залында Минзәлә районының яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы узды.
Бу көнне 17 яшь гражданин тантаналы шартларда төп документ - Россия гражданины паспортын алды.
Чарада катнашучы Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев яшь гражданнарга эш-гамәлләре белән илебез абруен күтәрүләрен, уку һәм хезмәт белән гражданин дигән мактаулы исемне раслауларын, аның белән горурлануларын теләде
http://menzela.ru/news/tema-dnya/yunym-grazhdanam-menzelinskogo-rayona-vruchili-pasporta