Чернобыль катастрофасына - 35 ел

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген Ленин исемендәге стадионда Чернобыль катастрофасына 35 ел тулу уңаеннан әлеге катастрофаны ликвидацияләүдә катнашучы чернобыльчеләр митингы узды. Чарага Чернобыль АЭСы авариясендә катнашучылар чакырылган иде.

Митингта район башлыгы урынбасары наил Хисамбиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, район мөхтәсибе Рәмзил хаҗи хәзрәт, Никольский соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев, урта белем бирүче уку йортлары укучылары катнашты.

Чернобыль катастрофасын ликвидацияләүдә катнашкан Владимир Архипов хатирәләре белән уртаклашты.

Безнең районнан әлеге катастрофаны ликвидацияләүдә 27 кеше катнашкан, шуларның 12 се исән. 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/35-let-chernobylskoy-katastrofy

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International