Минзәләдә тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Топорова Мария Павловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мария Павловна Татар АССРның Мөслим районы Ивановка авылында дөньяга килә. Урта белем алганнан соң өлкәннәр белән бергә колхозда эшли. 1948 елда Мөслим авылында Госбанкта бухгалтер булып эшли башлый. 1960 елда гаиләләре белән Минзәләгә күченеп киләләр. Биредә медицина училищесында бухгалтер булып урнаша. 1961 елда Госбанкта эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Мария Павловнаның күпсанлы рәхмәт хатлары бар, "1941-1945 елдагы БВС да фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр. бүген юбилярның җиде оныгы, алты оныкчыгы. оныкчыгының бер баласы бар.

Хөрмәтле Мария Павловна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез тәбрикләүләрне һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, якыннарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы
Башлыгы
 А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International