Минзәләдә Бөтенроссия өмәсе узды

2021 елның 24 апреле, шимбә

Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәрдә атна саен өмәләр оештырыла. Бу көннәрдә аеруча зур игътибар урамнар, парклар, скверлар һәм башка җәмәгать урыннарын җыештыруга бирелә.

24 апрельдә Бөтенроссия өмәсе оештырылды. Өмәгә оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә, җирле халык чыкты. Алар паркларны һәм скверларны, яр буйларын, Урман чишмәсен, янәшәдәге территорияне чүп-чардан чистартты, бордюрларны буяды.

Шулай ук авыл җирлекләре советлары мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре. торак пунктларда яшәүчеләр белән янәшәдәге территорияләрне, яр буе полосаларын. урамнарны, зиратларны чистарту буенча күмәк эш оештырдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International