Минзәләлеләргә районда ана капиталына күпме сертификат тапшырылуы хакында хәбәр иттеләр

2021 елның 24 апреле, шимбә

Минзәлә районында ана капиталына 2 меңнән артык сертификат тапшырылган.

Шул рәвешле, 2350 гаиләнең ана капиталы бар.  2 143 гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган. 

2020 елның 1 гыйнварыннан соң беренче балалары туган гаиләләрнең  483 881,83 сум күләмендә ана капиталына хкуклары бар.

2020 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр өчен ана капиталы 639 431 сум 83 тиен күләмендә билгеләнә.

Программа 2026 ел ахырына кадәр озайтылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International