Паркны төзекләндерү буенча эшләрнең беренче чираты алдагы елга билгеләнә, ә 2022 елда икенче чиратны башларга планлаштыралар.
Минзәләнең битараф булмаган гражданнары Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча план буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр. Шәһәрдә билгеле булган объектларның берсе булган паркның киләчәге турында җәмәгать тыңлаулары барышында фикер алыштылар.
26-30 апрельдә төзекләндерү өчен проектларны билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү узачак.
Аннары проектны эшләүчеләр - Miriada Group группасы (Казан) һәм PR-менеджер Рөстәм Шакуров һәм архитектор Зөлфия Мулагалиева җыелган халыкны төзекләндерүнең беренче һәм икенче чиратын гамәлгә ашыру барышы белән таныштырды.
Барлык тәкъдимнәр язылды.
Минзәләлеләр үз тәкъдимнәрен социалҗ челтәрләр аша җибәрә ала.