Татарстанда "Җиңү диктанты"н сигез мең ярымнан артык кеше язачак

2021 елның 23 апреле, җомга

"Бердәм Россия"нең төбәк башкарма комитетында "Җиңү диктанты" акциясен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

29 апрельдә, 12:00 сәгатьтә, Татарстанда "Җиңү диктанты" узачак мәйданчыклар эшли башлаячак. Бу турыда "Тарихи хәтер" партия проектының төбәк координаторы - ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

Узган ел "Җиңү диктанты"н миллионнан артык кеше язды, шуларның 450 меңе - турыдан-туры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International