Дәүләт Думасы больничный түләүнең яңа тәртибе турындагы законны соңгы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина инициативаны шәрехләде:
«Без Федераль законнар белән больничный алуны гадиләштерүче нормаларны ныгытабыз.
Түләү электрон хезмәткә яраксызлык бите нигезендә булачак. Процедура тиз һәм уңайлы, мәшәкатьсез булачак, ә бу авырудан соң кешегә бик мөһим".