21 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Мәскәүдә узган тантанада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлык корпусы, Россия субъектларының законлы җыеннары рәисләре, Традицион конфессия башлыклары, җәмәгать эшлеклеклеләре катнашты.