"Совет" стажы өчен пенсия ничек өстәмә арттырыла?

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Сорау-җавап

Иван Григорьевич, Минзәлә шәһәре

– "Совет" стаңы өчен пенсия ничек өстәмә арттырыла? 1991 елга кадәр стаж 17 ел икән, минем пенсия күпмегә арткан?

– "Россия Федерациясендә хезмәтпенсияләре турында" 173-ФЗ нигезендә,  01.01.2020 елдан башлап. 2002 елның 1 гыйнварына билгеләнгән хисап пенсия капиталы 10%ка арта, шуңа өстәп, 1991 елның 1 гыйнварына кадәр булган гомуми эш стажының һәр тулы елына 1%.

Иван Григорьевич, Сезнең 1991 елга кадәр гомуми эш стажыгыз 17 ел, димәк, 2002 елның 1 гыйнварына билгеләнгән пенсия капиталы 27%ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International