Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр итә

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Сорауларга җавап бирүне дәвам итәбез

СОРАУ

Киләсе елда пенсиягә җыенам, шуның өчен хезмәт кенәгәсендә билгеләнмәгән оешмаларда эш чорын раслаучы документлар җыям. Әмма күп кенә предприятиеләр ябылды инде. Бу очракта эшкә урнашу фактын ничек расларга? Пенсия фондына хезмәт хакы турында мәгълүматләр тапшырырга кирәкме?

 ҖАВАП

Әгәр хезмәт кенәгәсендә эш чоры язылмаган икән, аны раслау зарур, чөнки пенсияне рәсмиләштерүгә хокук иминият стажы озынлыгына бәйле. Моннан тыш, 2021 елга кадәр стаж турыдан-туры булачак пенсия күләменә тәэсир итә.

Стажны раслау буенча гамәлләр турында консультацияне Пенсия фонды белгечләреннән ала аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International