"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Туганнан алып һәр кеше дә актив, якты һәм тулы тормыш алып барырга хокуклы.  Кемгәдер ул җиңел бирелсә, икенчеләренең мөмкинлекләре чикләнгән. Спорт  мөмкинлекләрне киңәйтергә  һәм тулы тормыш алып барырга ярдәм итә.Махсус олимпиада , социаль статусына карамыйча , кешенең сәләтен үстерегә , мөмкинлекләре чикләнгән балаларга  башкалар белән бертигез тормыш алып барырга ярдәм итә. Шул уңайдан “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә чаралар уздырыла.  Мәсәлән, 20 апрель  “Сәламәт, җитез һәм көчле бул” исеме астында 8 һәм 15 яшьлек балалар арасында ярышлар узды. Балалар бүрәнә һәм сикергечтә үзләренең җитезлеген һәм көчләрен күрсәтә алдылар.  Чара шатлыклы рухты узды, тәрбияләнүчеләрдә бары тик якты һәм шатлыклы хатирәләр генә калдырды.  Ярышлар : “Без бергә, без тигез, без көчле һәм без барсын да булдырабыз” девизы астында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International