Бүген районның муниципаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Җирле үзидарә көненә багышланган чарада район башлыгы Айдар Сәлахов узган елдагы конкурста грантлар откан авыл җирлекләре башлыклары Айрат Галимов (Аю авыл җирлеге), Зөфәр Нәҗметдинов (Яңа Мәлкән), Илгизәр Камалов (Иркәнәш), Илнар Вәлиевка (Наратлы-Кичү) МТЗ-82,1 тракторларыннан ачкычлар тапшырды.
-Тракторлардан халык файдасына, нәтиҗәле файдаланыгыз, - диде Айдар Сәлахов.
Район Мәдәният сараенда узган бәйрәм чарасында район башлыгы Айдар Сәлахов муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Муниципаль хезмәткәрләрне район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев котлады. Төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең Рәхмәт хатлары, район башлыгының мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары.
Соңыннан алар өчен зур концерт куелды. Татарстан Республикасының "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов чыгыш ясады.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/mestnym-samoupravleniyam-vruchili-klyuchi-ot-traktorov
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)
.png)

.png)
.png)
.png)
.png)
.png)