Анна, Минзәлә шәһәре
– Ана капиталы акчалары хисабына фатирдагы өлешне ата-аналардан сатып алырга мөмкинме?
– "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында" 29.12.2006 елдагы 256 санлы Федераль законы нигезендә ана капиталы акчалары сатып алынган торак өчен түләүгә тотылырга мөмкин. Шул ук вакытта канунда ата-аналардан торак сатып алуга чикләүләр юк.