Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, ветераннар, хезмәттәшләр!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! Быел без бу бәйрәмне республикабыз үсеше өчен безнең ресурсларны берләштерүче оешма - "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясенең 15 еллыгы белән бергә билгеләп үтәбез.
Районыбызның төзеклеге, торак-коммуналь өлкәсендә тәртипне тәэмин итү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи һәм мәдәни традицияләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү безнең бердәм тырышлыгыбызга бәйле. Без тормышыбыз сыйфаты өчен җавап бирәбез.
Муниципаль берәмлекләрдә җирле инициативалар елдан-ел киңрәк җәелә, халык иминлек һәм төзелеш проектларын гамәлгә ашыруда партнерлар буларак чыгыш ясый.
Димәк, халыкның менталитеты үзгәрә, җаваплылык һәм аңлылык арта. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә гомуми эш өчен битараф булмаучыларны берләштерергә сәләтле иҗтимагый оешмалар, территориаль иҗтимагый үзидарә таяныч булып тора.
Гадел, эчкерсез, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы чын профессионаллар – җирле үзидарә органнарында хезмәт куючылар - һәрвакыттагыча муниципаль берәмлекләр үсешендә уңышка ирешүдә төп этәргеч булып торалар.
Сезне чын күңелдән Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм, сезгә уңышлар, хөрмәт, түземлек һәм зирәклек, нык сәламәтлек, иминлек телим! Бәхетле булыгыз, тырыш хезмәтегез уңышлар, яңа казанышлар китерсен!
Минзәлә муниципаль район башлыгы
Айдар Сәлахов