Ел саен 19 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә традициягә әверелгән матур язгы бәйрәм - Умырзая көне (The Day of Snowdrop) билгеләп үтелә.
"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр видеороликларны карап, умырзаяларның салкыннан курыкмый һәм кар астыннан тиешелеп чыгучы бердәнбер чәчәк икәнен белделәр. Алар шытып чыгу - яз җитү билгесе. Кызганычка каршы, алар Җир шарында елдан-ел кими бара. Кызыл китапка кертелгәннәр. Икенче өлештә балалар "Умырзаяларны саклагыз!" баш астында открыткаясадылар.