16 апрельдә "Бердәм Россия"нең РФ Дәүләт Думасына сайлауларга алдан тавыш бирү уздыру буенча төбәк оештыру комитетына гамәлдәге Дума депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина документларын тапшырды.
«Һәрвакыт Татарстан Республикасының нәтиҗәле лоббисты булырга, якташларыбызның проблемаларын федераль үзәккә җиткерергә, шулай ук аларны чишү юлларын эшләргә тырыштым.
Безгә кешеләр алдында оят түгел - алдыбызга куелган бурычлар башлыча үтәлде. Бу лидерыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның тулы бер командасының бердәм эш нәтиҗәсе", - дип ассызыклады Когогина.