Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2021 елның 18 апреле, якшәмбе

     Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үзләренең социаль хезмәтләр алучылары белән якташыбыз  шагыйрь Рәшит Гәрәйне искә алдылар.

     15 апрель көнне шагыйрь Рәшит Гәрәйнең туган коне уңаеннан, Минзәлә районы китапханәләрендә китапханәчеләр тарафыннан китап күргәзмәләре оештырылды. Бу күргәзмәләргә социаль хезмәткәрләр үзләренең социаль хезмәт алучыларын алып килделәр, Рәшит Гәрәйнең шигырьләрен укыдылар, китаплары белән таныштылар. Ә кайбер социаль хезмәткәрләр аз хәрәкәтле социаль хезмәт алучыларны өй шартларында, “Библиотерапия” технологиясе кулланып, шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗат  эшчәнлегенә күз салдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International