Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 18 апреле, якшәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне Хәлиуллина Мәдинә Шәйхелислам кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мәдинә Шәйхелислам кызы 1926 елның 18 апрелендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Аю авылында туган. Башлангыч белем алгач өлкәннәр белән бергә колхозда эшли башлый. 1948 елда кияүгә чыга, тормыш иптәше белән колхозда тырышып хезмәт куялар. 

Юбилярның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 елларда БВСда фидакарь хезмәте өчен медале белән бүләкләнгән.

Сигез баласы, ундүрт оныгы, ун оныкчыгы бар. 

Хөрмәтле Мәдинә Шәйхелисламовна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез тәрбикләү һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек. озын гомер. күтәренке кәеф, якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән,

Минзәлә муниципаль район башлыгы
 А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International