КВН - балаларны үз иҗади сәләтләре аша күрсәтү мөмкинлеге. КВНда барысы да мөмкин! Җырларга, биергә, пародия күрсәтергә, актерлык һәм сәхнә осталыгын күрсәтергә була. Боларның барысы да үз иптәшләрең һәм сыйныфташларың күз алдында.
16 апрельдә район Мәдәният сараенда гомумбелем бирү учреждениеләре командалары арасында ел саен уздырыла торган КВН була. Анда шәһәрнең 4 командасы катнашачак.
Уен 15 сәгатьтә башлана.