Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 76 ел тулуга багышланган түләүләрне бирә башлады.
«Татарстан Республикасында Җиңү көненә ел саен бирелә торган түләүләрне 749 ветеран алачак.
Шулардан 167 – БВС инвалидлары һәм 582 – БВС да катнашучылар", – билгеләп үтте РПФның Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин.