Әлфия Когогина: Өченче бала туганда федераль бюджеттан бирелә торган 450 мең сум акчаны ТР ДТФ аша социаль ипотека түләүгә юнәлтергә була

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

14 апрельдә Дәүләт Думасы дәүләт ярдәме чаралары гамәлгә ашырыла торган кредит шартнамәләре максатларын киңәйтүгә юнәлтелгән закон проектын өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:

«Бүген без Татарстан халкы куйган мәсьәләне хәл итә торган федераль законны соңгы укылышта кабул итәбез. Төгәлрәк әйткәндә, өченче бала туганда бирелә торган федераль бюджет акчаларын ТР Дәүләт торак фонды аша алынган социаль ипотеканы түләүгә, шулай ук төзелеп бетмәгән йортны сатып алуга, торак-төзелеш кооперативы әгъзасының пай взносын түләүгә файдалану мөмкинлеге бирә".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International