Минзәләдә Җирле үзидарә көненә багышланган ярышлар узды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Ярышлар - барлык катнашучылар өчен чын бәйрәм. Җанатарлар өчен онытылмас тәэсирләр һәм һәр катнашучы өчен озакка хәтердә калырлык мөһим вакыйга.

“Юбилейный” спорт мәктәбендә Җирле үиздарә көненә багышланган ярышлар узды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, муниципаль хезмәткәрләрне якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлады, спорт ярышларында катнашучыларга уңышлар теләде.

Катнашучылар ике командага бүленеп волейбол, туплы эстафета уйнадылар, башка уеннар уйнадылар. Волейбол ярышларында шәһәр командасы - беренче, авыл командасы икенче урынга чыкты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/sorevnovalis-munitsipaly

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International