Минзәләдә "Керпене коткар - батарейка җый" акциясенә кушылдылар

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

"Шатлык" балалар бакчасында төрле акцияләр уза.

"Керпене коткар - батарейкалар җый" акциясе кысаларында балалар бакчаларына йөрүче балалар ата-аналары белән бергә батарейкалар җыярга килгәннәр. Бу бакчада барлыгы 20 кг батарейка җыйганнар. Аларны "ТАТМЕДИА" АҖ "Минзәлә-информ" филиалына китерәләр.

Акциядә тәрбиячеләр: Ләйсән Лобанова, Айгөл Елхова, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр: Эльза Исрафилова, Айсылу Мөхәммәдиева, Тимур Горбунов актив катнашты.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/k-aktsii-spasi-ezhika-soberi-batareyki-v-menzelinske-prisoedinilis-i-malyshi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International