Ана (гаилә) капиталы ияләре тупланма пенсияне формалаштыру бәрабәренә акчалардан файдаланудан баш тартырга хокуклы. Ягъни моңа кадәр ана капиталын үзенең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтергә карар кылган хатын-кыз, теләсә кайчан аны кабаттан соратып ала һәм башка максатларга тота ала (әгәр аңа пенсия билгеләнмәгән булса).