Бүген Минзәлә шәһәрендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Тормышка 10 000 адым" Бөтенроссия акциясе узды. Һава торышы болытлы булуга да карамастан, сәламәт булырга һәм ял көнен файдалы уздырырга теләүчеләр күп иде.
Старт Ленин исемендәге паркта бирелде. анда катнашучылар парады узды. Аннары барысы да билгеләнгән маршрут буенча 10 000 адым узды.



