Бүген Тауасты Байлар авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Исламова Клара Мәхмүт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Клара Мәхмүт кызы 1931 елның 10 апрелендә Татарстан АССР Минзәлә районы Аю авылында дөньяга килгән. 12 яшеннән коммутаторда эшли башлый. 1950 елда Клара Мәхмүт кызын Казанга курсларга җибәрәләр. Укуын тәмамлагач, Минзәләдә почта начальнигы итеп билгеләнә.
1965 елда кияүгә чыга һәм алар тормыш иптәше белән Тауасты Байлар авылына күченәләр. 1968 елда почта бүлекчәсенә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Клара Мәхмүт кызының күпсанлы рәхмәт затлары, мактау кәгазьләре бар. "1941-1945 еллардагы БВС да фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Хәзер аның 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Балалары. оныклары аны ярата, янына килеп йөри.
Хөрмәтле Клара Махмутовна !
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район
Башлыгы А.Ф. Салахов.