Дәүләт Думасы 16 яшьтән кечерәк өлкәннәр озатуыннан башка җәмәгать транспортында йөрүче балаларны төшереп калдырган өчен җаваплылык кертелә торган административ хокук бозулар турында Кодекска төзәтмәләрне өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новелланы шәрехләде:
«Балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдырудан яклый торган закон инициативасын соңгы укылышта кабул иттек. Штрафлар автобуста, трамвайда, троллейбуста берүзе баручы билетсыз яки билет өчен түли алмаган баланы транспорттан мәҗбүри төшереп калдырган өчен шртаф билгеләнәчәк. Транспорт йөртүчегә - 5 мең сум, вазыйфаи затларга - 20-30 мең сум".