Россия Федерациясендә Финанс грамоталылыгын күтәрү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында, 1 марттан 10 апрельгә кадәр VII Бөтенроссия балалар һәм яшьләр өчен финанс грамоталылыгы атнасына багышланган чаралар циклы уздырыла.
Бүген безнең мәктәптә финанс грамоталылыгы дәресе узды, чарага "Лига" ҖЧҖ генераль директоры, Минзәлә муниципаль район Советы депутаты Николай Степанов чакырылды.

