Бөтенроссия Мәгариф профсоюзы 2021 елны "Спорт. сәламәтлек һәм озын гомерлелек елы" дип игьлан итте. Район мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең профсоюз оешмалары Советы утырышында гавами спорт чараларын уздыру планы расланды: волейбол, шахмат, производство гимнастикасы, туристлык слеты, ГТО нормаларын тапшыру, көзге кросс һ.б.лар.