Минзәлә районының бюджет өлкәсе хезмәткәрләре татар телен өйрәнәләр

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Барлыгы ике төркем укучылар җыелды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Минзәлә районы бюджет өлкәсе хезмәткәрләре КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган дәресләрдә татар телен өйрәнәләр.

Укучылар арасында мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, администрация хезмәткәрләре, мәдәният вәкилләре бар иде.

Минзәлә районы вәкилләре өчен КФУның Алабуга институты укытучылары тарафыннан онлайн-режимда алып барылучы курслар февраль аенда ук башланды һәм май аена кадәр дәвам итәчәк. Бүген исә Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе базасында, оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге курс кысаларында бердәнбер күзгә-күз үткәрелүче дәрес булды.

Һөнәри үсеш һәм өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы, татар телен өйрәнү программасы җитәкчесе Илдания Низамбиева Минзәлә районы вәкилләренең татар телен өйрәнүдә тырышлыкларын югары бәяләде. Ул хәбәр иткәнчә, уку ахырында тагын бер очрашу планлаштырылган – аның барышында тест үткәреләчәк. Курс нәтиҗәләре буенча укучыларга сертификатлар да тапшырылачак.

Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, үз чиратында:

- Бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрдән татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны буенча безнең район лидерлар рәтенә керә, бездә ике төркем җыелды, дип билгеләп үтте.

Минзәлә районы төркемнәре өчен бүгенге дәресләрне КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доцентлары, филология фәннәре докторы Рима Камаева һәм филология фәннәре кандидаты Әлфирә Хәйруллина уздырдылар.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayonyny-byudzhet-lkse-khezmtkrlre-tatar-telen-yrnlr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International