2021 елда пенсияләр һәм социаль түләүләр турында РПФның ТР буенча Минзәлә районы Клиентлар хезмәте башлыгы Алсу Ганиева сөйләде.
1 гыйнвардан эшләмәүче гражданнарга иминият пенсияләре 6,3 процентка индексацияләнде, бу 2020 ел нәтиҗәләре буенча фараз инфляциясе күрсәткеченнән югары. Һәр пенсионерның пенсиягә өстәмәсе индивидуаль һәм алына торган пенсия күләменә бәйле.
Эшләүче пенсионрларның пенсияләре хезмәт эшчәнлеге тәмамлангач кына индексацияләнәчәк.