2002 елдан илебездә пенсия системасы иминият принцибына күчте, һәм 2002 елның 1 гыйнварыннан соң эшләгән чорлар гражданин өчен Пенсия фондына түләнгән иминият взносларына бәйле.
Бүгенге көндә 2002 елга кадәр байтак стажы булган - 20 ел һәм аннан күбрәк - гражданнар пенсиягә чыга.
1960-1970 елларда һәм 80 нче еллар башында туганнарга пенсия түләгәндә стажда һәм хезмәт хакында пенсия хокуклары исәпкә алыначак.