Быел картлык буенча пенсия алуга хокук бирүче яшьне арттыру буенча күчеш чоры гамәлдә булуын дәвам итә. Яңа параметрларга күчү акрынлап бара.
Төньяк пояста эшләүчеләргә карата, тиешле иминият стажы һәм төньяк стажы эшләнгән очракта - бу 1970 елда туган хатын-кызлар (баласыз яки бер балалы) 51 яш 6 ай тулгач һәм 1965 елда туган ир-атлар 56 яшь 6 ай тулгач. Ташламалар хисабына алар пенсиягә 2021 елның икенче яртысында чыгалары һәм туган көне кайсы яртыеллыкта булуына карап, 2022 елның беренче яртыеллыгында чыгуларын дәвам итәләр.