9 апрельдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" уздыра.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Социаль иминиятләү фонды. шулай ук Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле вәзгыятьне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
"Кайнар элемтә" телефоны: (843) 236-00-71.