Дәүләт Думасы вакытында түләнмәгән бурычларны кайтару буенча эшчәнлекне гамәлгә ашырганда физик затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында закон таләпләрен бозган өчен кредит оешмаларының административ җаваплылыгын көчәйтүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт. сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комиссия рәисе урынбасары, "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага шәрехләмә бирде:
«Бүген без кабул иткән закон проекты иң беренче чиратта, кешеләрнең намусын түбәнәйтүче психологик басым ясау һәм гамәлләрдән яклауга юнәлтелгән. Без коллекторларның, намуссыз микрофинанс коллекторларының законсыз гамәәләре өчен җаваплылыкны арттырабыз".
Кредит оешмаларының вазыйфаи затларына штрафлар күләме - 20 мең сумнан 200 мең сумга кадәр.
Юридик затлар өчен штрафлар - 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр (бүгенге көнгә 20 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр). 90 тәүлеккә эшчәнлекне административ туктатып тору альтернатива буларак мөмкин.