Дәүләт Думасы өченче укылышта Автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты Уставына төзәтмәләр кабул итте. Аерым алганда, өлкәннәрдән башка баручы 16 яше тулмаган балаларны җәмәгать транспортыннан мәҗбүри төшереп калдыру тыела.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать. инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары. "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага шәрехләмә бирде:
«Балаларның юлда ялгызы калып һәм һава торышы начар, караңгы булганда, өлкәннәр белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге булмаган килеш калган очраклар еш була - монда бәла чыгуны көт тә тор. Кызганычка каршы, каты йөрәкле транспорт йөртүчеләр турында хафалы сигналла минем округтан да еш керә. Бүген кабул ителгән закон проекты нигезендә без андый ситуацияләрне булдырмаска, балалар иминлеген тәэмин итәргә омтылабыз".