Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 1 февральдән социаль түләүләр артуы хакында хәбәр итә.
Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9 %ка индексацияләнде. Арту айлык акчалата түләү алучыларга кагылды. Бу 327 791 татарстанлы дигән сүз.
Бу категориягә инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, нурланыш алуга дучар ителгәннәр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик хезмәт геройлары һәм башка кайбер гражданнар керә.
Индексация күләме 2020 елда инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнә.
Болардан тыш, ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы 4,9%ка индексацияләнгән - җыелма айга 1 211,66 сум тәшкил итә.
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ 8 800 600 0 357
Интернет-ресурсы pfr.gov.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt, www.vk.com/club160732878/
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74
https://www.instagram.com/pension_fond_rt/
Телефон для справок: 074, 88555507411 ( с мобильного)