Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат керде:

12 февральдә 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

12 февральдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тәкъдим итә:

Бозлавык булганда:

Акрын, ашыкмыйча хәрәкәт итегез, өслекнең тигез булмавын истә тотып, бөтен табан белән басыгыз.

Өлкәннәр резин очлы таяк яки очлы шиплы таяк белән йөрергә киңәш ителә. Тайгансыз икән, егылу биеклеген киметү өчен чүгәләгез.

Мөмкин булганда ерак араларга йөрүдән тыелып торыгыз.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International