Минзәләдә БВС катнашкан Лесагин Василий Михайловичны котладылар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәләдә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лесагин Василий Михайлович туган көнен билгеләп үтә.

Василий Михайлович1925 елның 11 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Щербеть авылында дөньяга килә. Урта белем ала. Василий Лесагин фронтка 1943 елда Минзәлә район хәрби комисариатыннан демобилизацияләнә. 1943 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр курсант була. 1944 елның гыйнварыннан июленә кадәр 3 нче Белоруссия фронтында бәрелешләрдә катнаша.  Пулемет расчеты командиры була. Башы яраланганнан соң, Литва госпиталендә дәвалана. сугыштан соң Сызрань танк училищесын тәмамлый. СУ-3 батареясы командиры булып хезмәт итә. 1954 елдан запаска китә.

2005 елда Минзәләгә күченеп килә. Ветеран Ватан ордены. "Германияне җиңгән өчен" медале, күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бүген ул ялгызы яши, аның 4 оныгы, 7 оныкчыгы бар.

Василий Михаөловичка котлау открыткасы. район башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Хөрмәтле Василий Михайлович!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән, район башлыгы

Айдар Сәлахов.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International